Төрлесеннән
Балыкчылар ярышты
Үткән шимбәдә боз астыннан балык каптырырга яратучы иллегә якын кеше Башкарма комитетның яшьләр эше һәм спорт бүлеге, район аучылар һәм балыкчылар оешмасы призларын үзара бүлештеләр.
Аларның җитәкчеләре Рамил Минеголов һәм Михаил Сулейманкин кубок, медальләр, призлар тапшырып һәм уха пешереп, балыкчылар өчен чын бәйрәм оештырдылар.
Иң яшь балыкчы 10 яшьлек Денис...

Иң яшь балыкчы 10 яшьлек Денис Капитоновтан алып балык тотуда бай тәҗрибәсе булган 77 яшьлек Леонид Кандалинга кадәр барлык балыкчылар да Яңа Аксубай янындагы ясалма сулыкта көч сынаштылар. Бабалары Сергей Безруков өчен җан атарга дип Василина белән Полина да буага килгәннәр иде.
Бу көнне Алексей Кондратьевка уңыш елмайды. Ул 600 грамм алабуга балыгы тотты, җиңүче кубогы да аңа тапшырылды. Николай Варваркин һәм Сергей Волков икенче һәм өченче урыннар өчен призлар һәм медальләр алдылар. Шуңа өстәп Варваркинга иң кечкенә балык тотканы өчен дә бүләк тапшырылды. Ә Владимир Жирнов авырлык буенча барысыннан да күбрәк алабуга балыгы тотканы өчен призга лаек булды. Шулай ук иң яшь һәм иң өлкән яшьтәге балыкчылар да бүләксез калмады.
Бу көнне «Рыболов» кибете хуҗасы Алмаз Мәгыйзов үзенең иң тугры сатып алучыларына бүләкләр тапшырды. Боз өстендә кармак салу өчен бораулап бәке ясауда иң өлгере булган Александр Крайнов та бүләккә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев