Абруйлы һөнәр
2011 елда эчке эшләр органнары структурасында тамырдан үзгәрешләр булды. Бу, барыннан да элек, кадрлар составына кагылды-барлык хезмәткәрләр дә чираттан тыш кабат аттестация үттеләр. Эчке эшләр органнарында иң лаеклылар гына хезмәт итәргә калды. Полиция хезмәткәренә карата белдерелгән таләпләр югары гына түгел, ә гади итеп әйткәндә, катгый. Ә алар ни дәрәҗәдә югары?-дигән...
2011 елда эчке эшләр органнары структурасында тамырдан үзгәрешләр булды.
Бу, барыннан да элек, кадрлар составына кагылды-барлык хезмәткәрләр дә чираттан тыш кабат аттестация үттеләр.
Эчке эшләр органнарында иң лаеклылар гына хезмәт итәргә калды. Полиция хезмәткәренә карата белдерелгән таләпләр югары гына түгел, ә гади итеп әйткәндә, катгый. Ә алар ни дәрәҗәдә югары?-дигән сорауны без Аксубай ОВД начальнигы урынбасары, подполковник Роза Аптуллинага юллыйбыз.
-Сүземне шуннан башлыйсым килә, хәзер полиция хезмәткәрләрен сайлап кына алалар. Монда аерма бик зур. «Полиция турындагы закон» нигезендә кешенең психологик һәм профессиональ сыйфатларына карата таләпләр белән бергә, шулай ук эчке эшләр органнарына хезмәткә кабул итүдә чикләүләр дә билгеләнгән. Атап әйткәндә, хөкем ителгән, җинаятькә тартылган булган кандидатлар. Бу шулай ук кешенең биографиясендәге мәңгелек тап.
-Полициядә хезмәт итәргә теләгән кандидатларны полиграфта тикшерүләре чынлап та дөресме?
-Әйе, законда бу турыда да әйтелгән: полиграф куллану белән психофизиологик тикшерүләр мәҗбүри. Шул рәвешле эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә теләүчеләрне алкоголь, наркотик һәм башка токсик бәйлелеккә тикшерәләр. Тагын бер яңалык-тискәре нигезләр буенча кире кагылган кандидатлар турындагы мәгълүматларны электрон мәгълүматлар базасына кертәләр. Шул рәвешле полиграф тикшерүе үтмәгәннәр башка төбәкләрдә комиссия үткәндә дә «ачыкланачак» хәтта.
-Роза Нильевна, хәзер кандидатны эшкә кабул иткәндә, күп нәрсә җәмәгать фикеренә дә бәйлеме?
-Конкрет кешенең, әгәр ул ОВД да бер генә ел хезмәт итмәсә дә һәм шулай ук яшь хезмәткәрнең, яки кандидатның эчке эшләр органнарында эшләргәме - юкмы икәнлеге турындагы карар полиграфта тикшерү үтү нәтиҗәләренә генә түгел, ә тиешле аттестация үткәрү комиссияләре нәтиҗәләренә, урыннарда җитәкчеләрнең тәкъдимнәренә, аттестация үтүченең хезмәттәшләре, җәмәгатьчелек фикеренә таянып та нигезләнә. Шул кадәрле югары таләпләр полиция хезмәткәренә дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан йөкләнгән җаваплылыкта нигезләнгән. Лаеклы хезмәт өчен дәүләт яхшы хезмәт хакы түли, соцпакет гарантияләнә, полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү программасы эшләнә. Ә бу, әлбәттә инде, нәтиҗәле эшләүне таләп итә. Менә шуның өчен җитди, грамоталы, җаваплы яшьләргә һөнәр сайлауда тирәннән уйланырга кирәк. Хәзерге вакытта Аксубай ОВД да участок уполномоченные, тикшерүчегә вакантлы эш урыннары бар. Без, әлбәттә инде, кадрлар резервын формалаштырабыз. Әгәр сез закон яклы, физик яктан сәламәт, әхлаки яктан ныклы икәнсез теләсә нинди комиссияне дә үтәчәксез, әлбәттә инде урта махсус һәм югары юридик белемле булган очракта.
-Бүгенге мәктәп укучылары-полиция хезмәткәрләренең киләчәк буыны. Лаеклы полиция хезмәткәре булыр өчен һөнәрне ничек сайларга соң?
-Бүген сигезенче сыйныфта укучылар нинди һөнәр сайлауларын ачык белергә тиешләр. 1 февральдән сигезенче сыйныф укучыларын Россия МВДның Суворов хәрби училищесына укырга кабул итү старт алды. Язмышларын хокук саклау органнары белән бәйләргә теләүче егетләр (училищеда кызларны укыту каралмаган) безгә мөрәҗәгать итә алалар-медицина комиссиясе һәм РКБ каршында ОВК һәм шулай ук психологик тикшерү үтәргә кирәк. Ә мәктәпнең чыгарылыш укучыларына КЮИ га (Казан юридик институты) укырга керергә киңәш итә алам. Безгә районда, республикада, тулаем илдә җинаятьчелеккә каршы көрәшергә әзер булган югары квалификацияле кадрлар кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев