Чистайда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында блиц буенча командалы республика чемпионаты узды. Интеллектуаль ярышларның шартлары мондый иде: партияләрне төрле яктан уйлап карар өчен 3 минут вакыт бирелде, һәр адымнан соң 2 секунд өстәлеп барды. Безнең җыелма команданы район шахматчылары Адель Купцов, Тимур Мәгыйзов, Михаил Водышев, Андрей Егоров һәм запастагы уенчы Никита...
Чистайда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында блиц буенча командалы республика чемпионаты узды.
Интеллектуаль ярышларның шартлары мондый иде: партияләрне төрле яктан уйлап карар өчен 3 минут вакыт бирелде, һәр адымнан соң 2 секунд өстәлеп барды. Безнең җыелма команданы район шахматчылары Адель Купцов, Тимур Мәгыйзов, Михаил Водышев, Андрей Егоров һәм запастагы уенчы Никита Убейкин, шулай ук хатын-кызлар Юлия Муртазина һәм Диләрә Латыйпова тәкъдим иттеләр.
Төрле шәһәрләрдән килгән осталар һәм спорт остасына кандидатлар арасындагы мавыктыргыч 11 турда җиңүгә омтылган Аксубай командасы әгъзалары үзләрен оста уенчылар итеп күрсәттеләр, ышанычлы һәм лаеклы тоттылар. Көчле команда туплый алган баш тренер Геннадий Горбуновка "Аксубайда шундый көчле уенчылар каян килде соң?" дигән сораулар бирделәр хәтта. Ә анарга төрле сәбәпләр (уку, армия, эш) аркасында беркайчан да бергә чыгыш ясарга туры килмәгән Адель Купцов һәм Тимур Мәгыйзовны җыелма команда коллективында туплау һәм һәр уенчыга, үзләре өчен генә түгел, ә бөтен район өчен көрәшүләрен аңларлык уңайлы микроклимат булдыру мөмкин булды. Кызлар да сынатмады: яшьләр шахмат лигасы вәкилләре Юлия Муртазина һәм Диләрә Латыйпова республика ярышларында өченче призерлар булдылар.
- Бу җиңүнең безнең район җыелма командасының 50 еллык тарихында беренче булуын да билгеләп үтәсе килә, - дип аңлатма бирде Чемпионатның беренче көнендәге безнең команда чыгышларына нәтиҗә ясап Адель Купцов.
Икенче көнне җәхәт шахмат буенча республика команда чемпионаты узды (10 минут + партия өчен 5 секунд). Яңа командалар өстәлгәч, аларның саны 18гә җитте. Зур көндәшлек булуга карамастан, безнең шахматчылар һәр партиядә җиңүгә омтылышларын дәлилләделәр. Нәтиҗәдә - бронзадан бер адымга гына артта калдылар. Ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командасы 4 урыннарны яуладылар. Адель Купцов һәм Тимур Мәгыйзов үз такталарында иң көчле 5 уенчы арасына керделәр.
Безнең шахматчылар, үз алларына бары тик бер генә максат - җиңү бурычын гына куеп, август ае дәвамында Мәскәү шәһәрендә "Авыл яшьләре" турнирына әзерлек үтәчәк.
Нет комментариев