Аксубай шахматчыларында – көмеш һәм алтын
Чистайда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында блиц буенча командалы республика чемпионаты узды.
Интеллектуаль ярышларның шартлары мондый иде: партияләрне төрле яктан уйлап карар өчен 3 минут вакыт бирелде, һәр адымнан соң 2 секунд өстәлеп барды. Безнең җыелма команданы район шахматчылары Адель Купцов, Тимур Мәгыйзов, Михаил Водышев, Андрей Егоров һәм запастагы уенчы Никита...