XXXII Спартакиада кысаларында оешмалар, предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында ВФСК ГТО комплексы исәбенә йөзү буенча ярышлар узды.
Предприятие хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үзләренең тизлекләрен, чыдамлыкларын һәм физик әзерлекләрен күрсәтү өчен гадәти көнне су юлында көч санашуларга алыштырдылар. Һәр йөзү җанатарлар ярдәме һәм чын спорт дәрте белән үрелеп барды.
Икенче ел рәттән алтын медаль яулаган Аксубай районы вәкилләре – тренер-укытучы Сергей Лодоркин һәм кадрлар буенча белгеч Елена Быкова аеруча зур уңышларга ирештеләр.
Аларның кабат җиңүе максатчанлык, үҗәтлек һәм югары спорт казанышларына омтылу нәтиҗәсе булды. Катнашучылар лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп кенә калмыйча, районның спорт тарихына да үз өлешләрен керттеләр.
Фото ВФСК ГТО архивыннан.
Нет комментариев