Аксубай пенсионер-спортчылар командасы республикада иң яхшылар бишлегенә керде
Спорт

Аксубай пенсионер-спортчылар командасы республикада иң яхшылар бишлегенә керде

Районның алтын яшь вәкилләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган XIV пенсионерлар республика Спартакиадасында уңышлы катнаштылар.

Нәтиҗәдә – Аксубай пенсионерлары берлеге командасы Татарстанның иң көчле командалары бишлегенә керде.

Көч сынашуларда республиканың 37 муниципаль районыннан һәм Казаннан 50 команда катнашты.

Безнең спортчылар катнаш эстафетада өченче урынны алды. Җиңел атлетика буенча шәхси беренчелектә Маргарита Золина финишка беренче булып килде. Әлеге спорт төрендә шулай ук Василий Крмаков та сынатмады; дартс буенча – Раиса Мишанина (дүртенче урында) һәм Александр Перепелкин; атыш буенча – Валентина Давыдова һәм Александр Евграфов; йөзү буенча – Валерий Сулбаев һәм Феонита Белова; өстәл теннисы буенча Галина Макаренкова һәм Фанис Низаев лаеклы чыгыш ясадылар. Безнең спортчылар скандинавия йөреше, баскетбол сеткасына туп кертү буенча иң нәтиҗәлеләр арасында булдылар. Моннан тыш, катнашучылар ГТО нормативларын үтәделәр.


Нет комментариев