Аксубай районы яшүсмерләр командасы мини-футбол буенча республика ярышлары җиңүчесе булды
Өч көн дәвамында «Юность» универсаль спорт залында 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында ярышлар узды. Ярышларда 11 футбол командасы көч сынашты.
Аксубайны тренер Александр Лодоркин җитәкчелегендә «Аксу» һәм «Аксу-2» футбол дружиналары тәкъдим итте.
Беренче көнне үк футбол мәйданчыгында уеннарга югары тон бирелде – Аксубай спортчылары көндәшләреннән көчлерәк булуларын күрсәттеләр. «Аксу» командасы Алексеевск районы футболчыларын җиңде, аннары Базарлы Матак спортчылары капкасына өч җавапсыз гол кертте. «Аксу-2» зур исәп белән чүпрәлеләрне җиңде, әмма менделеевлыларга оттырды. Икенче көн Аксубайның икенче командасы өчен бик күп позитив алып килде. Чирмешән, Ютазы районы футболчылары белән матчлар безнең команда файдасына тәмамланды, Яңа Чишмә спортчылары мәйданчык хуҗаларын җиңүгә ирештеләр. Беренче команда 11 : 0 исәбе белән Менделеевск дружинасын җиңде, Кама Тамагы яшүсмерләре белән уенны 5 : 2 исәбе белән ышанычлы тәмамлады.
Өченче, хәлиткеч көнне «Аксу» командасы Чүпрәле районыннан яшьтәшләренә, алар капкасына ун гол кертеп югары уен күрсәтте. Беренче урын өчен Яңа Чишмә районы спортчылары белән финал очрашуы призерларның турнир таблицасында түбәндәгечә урнашуын билгеләде: беренче урында – «Аксу», икенче урында – Менделеевск, өченче урында Яңа Чишмә командалары.
Мәйдан хуҗаларының беренче командасы ТР Футбол федерациясе кубогына ия булды.
Республика беренчелегендә район данын яшь футболчылар: Булат Гатауллин (капкачы), Ярик Шәфиев, Матвей Лодоркин (капитан), Данил Семенов, Самат Шәфигуллин, Игнат Кондрашев, Роман Саттаров, Роман Степанов, Игорь Тимкин, Семен Николаев лаеклы яклады.
Нет комментариев