Аксубай районы командасы мини-футбол буенча («С» дивизионы) «Татарстан Республикасы футбол федерациясе» Кубогына ярышларда беренче урынны яулады.
«Юность» универсаль спорт залында узган ярышларда, 2015 елгы мәктәп укучылары беренчелек өчен көч сынашты.
Тренер Александр Лодоркин җитәкчелегендә «Аксу» командасы республика кунаклары белән бер генә матчта да җиңелмәде. Спортчылар Менделеевск, Апас, Базарлы Матактан булган көндәшләре белән очрашуларда ышанычлы җиңү яуладылар, Яңа Чишмә футбол дружинасы белән уен тигез исәп белән тәмамланды. Нәтиҗәдә безнең район командасы турнир таблицасында беренче урынны тәэмин итте һәм төп приз – ТР футбол федерациясе кубогына ия булды.
Нет комментариев