Яңа ел каникулларында аксубайлылар волейбол уйнадылар һәм чаңгыда шудылар
Бер сүз белән әйткәндә, күңелсезләнергә урын булмады.
3 гыйнвар көнне үзәк шугалакта яшүсмерләр командалары арасында сезонны ачу кубогына хоккей ярышлары үткәрелде. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны – Аксубай командасы, 2 урынны – Яңа Ибрай авыл җирлеге командасы, 3 урынны Савгач командасы алды.

4 гыйнвар көнне Иске Ибрай авылында чаңгы ярышлары узды. Аларда башлангыч сыйныф укучылары катнашты, ярыш нәтиҗәләре ГТО комплексы зачетына кертелде. Аерым уңышларга ирешкән балалар Кыш бабайдан призлар алдылар.
5 гыйнвар көнне “Юность” спорт комплексында ир-атлар командалары арасында Кыш бабай призына волейбол буенча турнир үткәрелде.
Ярышларда 1 урынны – “Шәрбән”, 2 урынны – “Трудолюбово”, 3 урынны “Мәгариф бүлеге” (Аксубай) командалары алды.

“Шәрбән” командасыннан Илсур Сафин – иң яхшы һөҗүмче, “Трудолюбово” командасыннан Рәзил Канәфин – иң яхшы бәйләүче, “Мәгариф бүлеге” командасыннан Николай Винокуров иң яхшы сакчы буларак билгеләп үтелде.
Җиңүчеләр һәм призерлар район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән медальләр, грамоталар белән бүләкләнделәр.
6 гыйнвар көнне Сөнчәле мәдәният йортында академик С.А. Абруковның тууына 100 ел тулуга багышланган шахмат буенча ачык Раштуа турниры узды.
Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев