Аксубай хоккей командасы беренче урында 
Соңгы яңалыклар

Аксубай хоккей командасы беренче урында 

Аксубайның үзәк шугалагында яшүсмерләр командалары арасында хоккей сезонын ачу Кубогына ярышлар узды.

Кар явуы - ярышларны уздыруда, ә салкын җанатарларга командаларга көч биреп торырга комачауламады! Уен барысын да киеренкелектә тотты һәм иң көчлеләрне ачыклады. 

Сезонны ачу Кубогына ярышларда Аксубай командасы җиңү яулады. Икенче урында - Яңа Ибрай авыл җирлеге, өченчедә Савгач командалары.

 

Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.


Нет комментариев