“Нежность” КЦСОНда социаль хезмәтләр алучылар һәр ял вакытында күркәм гадәт буенча Иске Кармәт авылына Хәсән Туфан музеена сәфәр кылалар.
Бу юлы ял итүчеләр арасында Хәсән Туфанның якын дусты, язучы һәм публицист Гариф Ахуновның бертуганының кызы да бар иде.
Музей хезмәткәрләре өчен дә, кунакның үзе өчен дә, гомумән, ял итүчеләр төркеме составында булучыларның барысы өчен дә бу чын ачыш булды. Кунак абыйсының дусты Хәсән Туфан биографиясеннән билгесез яңалыклардан хәбәрдар булды.
Үзе исә абыйсы, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов тормышы турында кыскача сөйләде.
Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов 1925 елның 18 сентябрендә Арча районының Өчиле авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Арча педагогия училищесында белем ала.
1947-1952 елларда Г. Ахунов – Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Шул елларда ул әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый.
1956 елда Гариф Ахунов яшь нефтьчеләр шәһәренә – Әлмәткә күченә, биредә аның очерклары, хикәяләре һәм кечкенә повестьлары шәһәр гәзитендә басыла башлый. Әлеге шәһәрдә ул нефтьчеләр тормышы турында “Хәзинә” романын яза (1963).
1968 елда Гарифҗан Ахунов Казанга кайта, монда 1971-1974 елларда “Казан утлары” журналын җитәкли. Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлана. 70 нче елларда “Чикләвек төше”, “Ардуан батыр”, “Без арчадан”, Йолдызлар кабына” повестьларын һәм башка әсәрләрен яза, шулай ук “Идел кызы” трилогиясеннән ике китап бастырып чыгара.
“Чикләвек төше” повесте һәм “Хәзинә” романы өчен Г. Ахуновка Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе, 1993 елда Татарстанның халык язучысы исеме бирелә, ә “Идел кызы” романы өчен язучы Гаяз Исхакый исемендәге премиягә лаек була.
Ул 2000 елның 4 июнендә вафат була, Арчада җирләнгән.
Рәсемдә: язучының бертуганының кызы уңнан өченче ак яулыктан.
Нет комментариев