Район мәктәпләре укучылары Николай Лобачевский исемендәге VI Бөтенроссия фәнни конференциясе призерлары булдылар.
Фәнни-гамәли конференция 1980 елда ук оештырылган. Конкурсның максаты – укучыларны фән һәм мәдәниятнең төрле өлкәләрендә тикшеренү һәм проект эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән аларның иҗади, танып белү һәм интеллектуаль инициативаларын активлаштыру. Бүгенге көндә конференция программасы 50гә якын секция һәм юнәлешне үз эченә ала.
Конкурс сайлап алу һәм йомгаклау этапларында узды. Конференция финалында илнең 24 төбәгеннән 707 вәкил катнашты, шуның бары 409ы гына җиңүче һәм призер булды. Конференцияне ябу һәм бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында узды. Безнең район мәктәпләре укучылары да әлеге вакыйгада катнаштылар.
Аксубай 3 нче мәктәбенең 7 сыйныф укучылары – Ландыш Гафиятуллина һәм Сафар Моратшин фәнни конференция призерлары булдылар. Жюри аларның эшләрен «Татар теле һәм татар әдәбияты» секциясендә 3 нче дәрәҗә дипломнар белән бәяләде. Укучыларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Моратшина әзерләде.


Кәкре Күл мәктәбенең 8 сыйныф укучылары – Артур Кондрашов «Россия халыклары тарихы» тикшеренү эше өчен 2 дәрәҗә дипломга лаек булды. Әйтергә кирәк, бу Артурның тарих буенча югары бәя алган беренче генә эше түгел. Монда, әлбәттә инде, фәнни җитәкче – тарих укытучысы Наталия Купцованың да өлеше бар.

Фото: Рушания Моратшина, Наталия Купцова
Нет комментариев