Соңгы яңалыклар

Төзек булмаган мичләр – янгыннар сәбәбе булып тора

Ел башыннан Аксубай муниципаль районында 6 янгын чыккан.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аларның саны бергә арткан.

Аларның соңгысы авыл җирлегендә килеп чыккан. 2021 елның 2 мартында Иске Ибрай авылында шәхси йортта янгын чыккан. Янгын нәтиҗәсендә агач мунчаның түбәсе, түшәме янып көлгә әйләнгән, эчке бизәлешенә дә зыян килгән. Янгынга китергән сәбәп – җылыту миче морҗасының төзек булмавы.

– Күп очракта янгыннар гражданнарның салкын карашы – җылыту мичләренең төзексезлеге һәм аларны куллан у кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыга, – дип кисәтә Күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге өлкән сорау алучысы эчке хезмәт майоры Рәсим Ислямов. – Гражданнарга көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәк. Җылыту мичләре һәм төтен торбалары төзек хәлдә һәм янгынга карата куркынычсыз булырга тиеш. Янгын мичләр һәм төтен юллары өемендәге ярыклар аша чыккан ялкын яисә чаткы нәтиҗәсендә дә килеп чыгарга мөмкин.

Шуңа бәйле рәвештә мичләрне һәм төтен юлларын карап торырга, кирәк булганда ремонтлау мөһим.


Нет комментариев