Террорчылыктан куркынычсызлык чаралары турында фикер алыштылар
Соңгы яңалыклар

Террорчылыктан куркынычсызлык чаралары турында фикер алыштылар

Район советында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы булды.

Утырыш район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә район прокуроры Эдуард Хираҗев катнашында узды.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Якын Көнчыгышта килеп туган вәзгыять, Дагыстан Республикасының Махачкала аэропортында булган тәртипсезлекләр.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, чит илләрдән җитәкчелек итүче мондый провокацияләр теләсә кайсы төбәктә дини мөнәсәбәтләр һәм милләтчелек җирлегендә милли-конфессиональ состав барлыкка китерергә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә профилактик чаралар үткәрү, халыкның уяулыгын арттыру мәсьәләсе килеп баса.

Эчке эшләр бүлегенең участок вәкилләре җитәкчесе Идеал Ибрагимов районда оператив вәзгыять турындагы доклад белән чыгыш ясады. Террорчылык актларын кисәтү буенча профилактик эшнең ничек җайга салынуы турында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова сөйләде.

Эдуард Хираҗев конфессиональ оешмаларның җәмгыятьтә бердәмлекне булдыру мөмкинлекләренә тукталды.

– Милләтара диалог дөрес мәгълүмат булмау яки провокацион хаталар аркасында барлыкка килә торган үзара шик-шөбһәләрне бетерергә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте ул.

Камил Гилманов утырышка нәтиҗә ясап, барлык юнәлешләр буенча профилактик эшне көчәйтергә кирәк дип ассызыклады. Чит ил гражданнарының хәрәкәтен контрольдә тотарга, гражданнарга уяулык турында искә төшерергә, уку йортларында куркынычсызлык чаралары буенча аңлату эшләре алып барырга, депутатлар корпусы, җәмәгатьчелек белән эшләргә кирәк. Шулай ук дин вәкилләрен халык, яшь буын белән тәрбия эшенә актив җәлеп итү кирәклеге турында да әйтте.

Чыгышлар нәтиҗәләре буенча, комиссия утырышта барлык катнашучылар да башкару өчен карарлар кабул итте.

 


Нет комментариев