Татарстанда Республика ифтары 11 майда Kazan Expo күргәзмәләр үзәгендә узачак
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Республика ифтары 11 майда Kazan Expo күргәзмәләр үзәгендә узачак

Чарага зур кунаклар, бизнес вәкилләре һәм мохтаҗлар: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр җыелачак.

11 майда Казанда IX Республика ифтары узачак. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Элегрәк ифтарның 7 майга билгеләнүе хакында хәбәр ителгән иде.

Быел ул Kazan Expo халыкара күргәзмәләр үзәгендә оештырылачак. Чарага зур кунаклар, бизнес вәкилләре һәм мохтаҗлар: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр җыелачак.

2019 елда «Ак Барс Арена» стадионында узган республика ифтарына 20 мең кеше җыелган иде. 2020 ифтар коронавирус пандемиясе аркасында онлайн-форматта үткәрелде. Быел 5 меңгә якын кешене чакыру күздә тотыла. Кунаклар санының кимүе яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралуга кагылышлы чикләүләр белән бәйле.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев