Соңгы яңалыклар

ТАТ CULT FEST сәхнәсендә Әлфия Авзалова җырлары яңа аранжировкада яңгыраячак

Бу хакта фестивальгә багышлап оештырылган матбугат конференциясендә музыкаль продюсер Валерий Коротков сөйләде.

 

“Без фестивальнең төп сәхнәсендә A-BAND проектын тәкъдим итәбез. Биредә Әлфия Авзалова репертуарыннан җырлар заманча аранжировкада яңгыраячак. Безнең белән бергә сәхнәдә Әлфия Авзалова фондының җитәкчесе Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова үзе дә булачак”, - диде әлеге фондның музыкаль продюсеры Валерий Коротков.

Валерий Коротков фондның татар мәдәниятен дөньяга таныту буенча зур эш башкаруын билгеләп үтте.

Фестиваль сәхнәсендә Әлфия Авзалова репертуарыннан сигез композиция яңгыраячак.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев