Тантанада катнашучы педагоглар, авыл ветераннары, авылдашлары, якыннары һәм туганнары Владимир турында чын герой буларак сөйләделәр.
Неонацистларны җиңү өчен ул үз гомерен дә аямаган. Мәктәп янындагы стелада Сөнчәле авылыннан чыккан атаклы кешеләр белән янәшә Владимир Воркунов хөрмәтенә дә мемориаль такта пәйда булды. Митингта катнашучылар якташларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мемориал итәгенә чәчәкләр салдылар.
Нет комментариев