Социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлеге пациентлары куллары белән матурлык тудыралар
Соңгы яңалыклар

Социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлеге пациентлары куллары белән матурлык тудыралар

«Нежность» КЦСОНда социаль хезмәтләр алучыларның кәефсезләнергә вакытлары юк.

Тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре аларның һәр көнен шатлык белән тулыландырырга тырышалар.

–Күтәренке кәеф – уңышлы дәвалануның нигезе, – дип саныйлар алар.

«Горница-Узорница» халык һөнәрчелеге остаханәсендә Сидул-Ерыклы авыл клубы белгече Марина Якличева бу юлы ял итүчеләр өчен «Каен тузыннан муенсалар» дигән осталык дәресе үткәрде.

Ял итүчеләр үзара җылы аралашып, Марина һәм «Горница- Узорница» хуҗабикәсе Резидә Гатина белән бергә матур бизәнү әйберләре ясадылар.

Фото: «Нежность» КЦСОН архивыннан.


Нет комментариев