2024 елның 15 мартыннан 17 мартына кадәр Россия Президенты сайлаулары узачак
Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Аксубай районында тавыш бирүләр 41 сайлау участогында оештырылачак. Тавыш бирү участоклары 8.00 дән 20.00 сәгатькәчә эшләячәк. Өч көннең теләсә кайсында тавыш бирергә мөмкин.
Тавыш бирүдә 18 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.
Теркәлү урыны буенча сайлау участогында, сайлаучының шәхесен раслаучы паспорт яисә башка документны тәкъдим итеп, тавыш бирергә була.
Нет комментариев