Соңгы яңалыклар

Районга COVID-19дан 100 доза вакцина кайтты

Кайткан вакцинаның яртысы беренче ике көндә ясалган да инде.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов сүзләренә караганда, вакцинаны район хастаханәсендә генә түгел, шулай ук авыл ФАПларында да ясыйлар.

Вакцинация башланганнан алып районда беренче компонентны – 690 кеше, икенчесен 551 кеше салдырган.

Бер айдан артык инде районда яңа коронавирус инфекциясенең яңа очраклары теркәлми.

Районның баш табибы ышандырганча, прививка ясатучыларның барысы өчен дә вакцинация уңышлы узган.

Прививка ясатырга теләүчеләр саны кимеми, әлегә егерме биш кеше вакцина куйдыруны көтә. Алар якын көннәрдә прививка куйдырачак.

Прививка ясатырга теләүчеләр 8-(84344) 2-90-58 телефоны буенча Аксубай поликлиникасына яисә регистратурага мөрәҗәгать итә алалар.

Вакцинациягә чиратка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша да басарга мөмкин, моның өчен порталда исәп язылуы булу да җитә. Вакцинация пунктын сайларга, электрон язылу формасын тутырырга һәм табибка кабул итүгә язылырга кирәк.

Моның өчен ОМС полисы кирәк булачак. Дәүләт хезмәтләре порталында вакцинацияләүнең беренче этабына гына язылырга мөмкин, ә икенче этапка медицина оешмасы сезне мөстәкыйль рәвештә язачак, икенче прививканы куйдырырга соң вакцинация узу турында электрон сертификат алырга гына калачак.


Нет комментариев