Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район газетасына языл һәм бүләкләр от

2022 елның I яртыеллыгына «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăçӗ» газеталарына язылган укучыларыбыз өчен реклама акцияләре дәвам итә.

d Редакция “Язылган өчен үз бүләгеңне ал” акциясен һәм башка призлар уйнатуны оештыра. Язылу кампаниясе буенча без сарык йоныннан юрган, идәнгә куела торган үлчәү, миксер, чәчкә прическа ясау җайланмасы, диварга эленә торган сәгать, сөлгеләр җыелмасы уйнатабыз. Төп приз – үтүк.

20 декабрь көнне без ташламалы язылу чорында – 6 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр подписка рәсмиләштерүчеләр арасында Кыш бабай һәм Кар кызыннан Яңа ел котлавын уйнаттык.

Район газетасына язылу кампаниясе тәмамлануга санаулы көннәр калды. Декабрь – могҗизалар чоры һәм редакциядә сезгә могҗиза бүләк итә. Без 15 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр подписка рәсмиләштерүчеләр арасында бер пакет мандарин һәм шампан шәрабе уйнатабыз.

Шулай ук редакция почтальоннарга да бүләкләр тапшыра: туган телдәге һәр өч басмага – «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăçӗ» газеталарына яздырган өчен 3000 сум – 1000әр сумлык өч сертификат уйнатыла. Подписка 15 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр чорда үз участогында 30 һәм күбрәк данә рәсмиләштерелгән булырга тиеш (касса чегы һәм квитанция – мәҗбүри, квитанция күчермәсен редакция бухгалтериясенә тәкъдим итәргә).

«ТАТМЕДИА» АҖ газета-журналларга язылучылар өчен күпсанлы кыйммәтле бүләкләр әзерләде. Бу яртыеллыкта «Шифалы су» – Ижминводы шифаханәсенә ике юллама һәм башка призлар уйнатылачак. 2022 елның I яртыеллыгына «Татмедиа» канаты астында басылып чыккан бер газетага һәм бер журналга язылырга кирәк, район газетасы да шулар исәбендә.

«Татмедиа» АҖ почтальоннар өчен дә бәйге оештырды – язылу тиражын арттырган 40 Татарстан почтальоны 4000әр сум акча алачак.

ИГЪТИБАР: язылу алты айга – 2022 елның I яртыеллыгына рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

«Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» район газетасы редакциясеннән «Язылган өчен үз бүләгеңне ал» акциясе вакыты – 12.11.2021 елдан 01.02.2022 елга кадәр. Акция турында тулырак мәгълүмат aksubayevo.ru сайтында.

«Татмедиа» АҖдән язылган өчен призлар уйнату акциясе вакыты – 22.10.2021 елдан 20.03.2022 елга кадәр. Акция турында тулырак мәгълүмат tatmedia.ru сайтында.

«Россия почтасы» АҖ «Татарстан почтасы» УФПС почта элемтәсе бүлекләре һәм почтальоннары бәйгесе акциясенең вакыты – 01.12.2021 елдан 17.03.2021 елга кадәр.

Реклама 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев