Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район газетасына язылган өчен үз бүләгеңне ал

«Авыл таңнары» газетасы редакциясе әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында хәбәр итә.

«Язылган өчен үз бүләгеңне ал» реклама акциясе бүген, 2021 елның 12 ноябреннән башлана. Безнең әбүнәчеләр сарык йоныннан юрган, идәнгә куела торган үлчәү, миксер, чәчкә прическа ясау җайланмасы , диварга элеп куела торган сәгать, сөлгеләр җыелмасына ия була алалар. Төп бүләк – үтүк!

Уйнатуда катнашу гади. Язылу кампаниясе чорында 2022 елның I ярты еллыгына почтада яисә редакциядә, яисә интернет аша «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăçӗ» (басма версияләр) газеталарына язылу рәсмиләштерергә кирәк. Өч басманың теләсә кайсысы 2022 елның алты аена рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Язылу абонементы күчермәсен яисә интернет аша язылу турындагы түләү фактын раслаучы бастырып чыгарылган квитанцияне (әбүнәченең исем фамилиясен, язылган басмалар исемен, язылу вакытын һәм аларның суммасын үз эченә алырга тиеш) почта аша: 423060, шт Аксубай бистәсе, Ленин ур., 9 йорт адресы буенча, «Акция» тамгасы белән, әбүнәченең исемен һәм элемтә телефоны номерын күрсәтеп, яисә язылу абонементы күчермәсе яисә интернет аша язылу турындагы түләү фактын раслаучы бастырып чыгарылган квитанцияне selbuh@mail.ru электрон адреска, әбүнәченең исемен һәм элемтәгә керү өчен телефон номерын күрсәтеп юлларга. Бүләкне алган вакытта төп квитанция кулда булырга тиеш.

Бүләк ләр 2022 елның 14 гыйнварында уйнатылачак. Җиңүчеләргә бүләкләр 2022 елның 1 февраленнән дә соңга калмыйча тапшырылачак. «Язылган өчен үз бүләгеңне ал» реклама акциясе турындагы нигезләмә www.aksubayevo.ru сайтында урнаштырылган.

Реклама, 16+

Акциянең вакыты: 2021 елның 12 ноябреннән 2022 елның 1 февраленә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев