Укытучылар киңәшмәсенең көн тәртибенә укучыларның укуда югары нәтиҗәләргә омтылыш мәсьәләсе кертелде.
Киңәшмә барышында укучыларны сыйфатлы белем алуда югары казанышларга мотивацияләү мәсьәләләре белән беррәттән, 2023-2024 уку елының I чирегендә административ контроль эшләр нәтиҗәләре, 2024 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек мәсьәләләре, агымдагы уку елында укучыларның Бөтенроссия һәм республика олимпиадалары нәтиҗәләре, шулай ук укучыларның шәхси йомгаклау проектлары каралды.
Педагоглар белем бирү оешмаларында «колумбайнны» профилактикалау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Педсоветта көзге-кышкы чорда Балалар иминлеге айлыгын оештыру мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмады. Көн тәртибенә «Ел укытучысы-2024» һөнәри осталык бәйгесенең мәктәп этабын оештыру мәсьәләсе дә кертелгән иде.
Фото: Кәкре Күл мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев