Миграция өлкәсендә дәүләт хезмәтләре
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең миграция пункты дәүләт хезмәтләрен алуда өч төп ысул гамәлдә булуы турында хәбәр итә:
1. Миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәгә шәхсән мөрәҗәгать итү;
2. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталында (ЕПГУ) электрон рәвештә;
3. Күп функцияле үзәк аша (МФЦ).
Беренче очракта гражданин аерым хезмәтләр алу өчен миграция мәсьәләләре буенча тиешле бүлекчәгә шәхсән мөрәҗәгать итә.
Соңгы вакытта күпчелек гражданнар Интернетка өстенлек бирә. Хәзерге мәгълүматлар гасырында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне «Госуслуги» дәүләт хезмәтләре порталын куллану юлы белән алырга мөмкин.
Электрон гаризаны, тәүлекнең кайсы вакытына, бәйрәмнәргә һәм ял көннәренә карамастан, интернет челтәренә рөхсәте булган теләсә кайсы компьютер, планшет яисә телефон аша теләсә кайсы вакытта бирергә мөмкин.
Дәүләт хезмәтләрен күрсәтү процедурасын www.gosuslugi.ru сайтында теркәлеп, вакытны һәм сыйфатны югалтмыйча шактый тизләтергә һәм алырга мөмкин.
Электрон рәвештә гаризалар тапшыруда ӨСТЕНЛЕКЛӘР:
-дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру;
-коррупция куркынычсызлыгын минимальләштерү;
-административ киртәләрне бетерү;
-хезмәтләрнең үтәлешен контрольләү һәм мониторинг процессы;
-тәүлекнең вакытына бәйсез рәвештә гариза тапшыру;
- чиратта вакыт сарыф итү зарурлыгын булдырмас өчен хезмәт күрсәтүче ведомствога кабул итүгә язылу мөмкинлеге;
-хезмәтләр күрсәтү срокларын кыскарту;
-гражданнарның финанс чыгымнарын киметү.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең миграция пункты тарафыннан Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре исемлеге:
*Россия Федерациясе гражданының чит ил паспортын 10 елга (электрон чыганак булган) рәсмиләштерү һәм бирү;
*Россия Федерациясе территориясендә гражданның шәхесен таный торган Россия Федерациясе гражданы паспортын бирү һәм алмаштыру;
*Россия Федерациясе гражданнарын яшәү урыны һәм килү урыны буенча теркәү, исәптән төшерү;
*адреслы-белешмә мәгълүмат бирү;
*Россия Федерациясендә миграция исәбен гамәлгә ашыру;
*чит ил эшчесе белән хезмәт килешүе төзү (өзү) турында хәбәрнамә бирү;
*ирекле дәүләт дактилоскопиясен уздыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев