Аксубай ветераны фермада савымчы булып эшләгән
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай ветераны фермада савымчы булып эшләгән

Александровка поселогында гомер итүче хезмәт ветераны Анастасия Анищенкога 96 яшь тулды.

Анастасия Никифоровнаның тормыш юлы җиңел булмый. 10 яшендә әтисез калган кызчык абыйлары белән бергә крестьян хезмәтенең тәмен бик иртә татый.

Бөек Ватан сугышы башланганчы башлангыч белем алырга өлгергән кызчыкка, ачлык-ялангачлык елларында гаиләгә бераз булса да ярдәм итәр өчен, укуын ташларга һәм колхозда бил бөгәргә туры килә. Анастасия колхоз басуларында урак ура, печән чаба, үгез җигеп су ташый, урман әзерләүдә хезмәт куя. Үсә төшкәч, иптәш кызлары белән Мәскәүгә торф чыгару урыннарына китә.

Туган якларына әйләнеп кайткач, авылдагы очрашуларның берсендә ул күрше Яңа Александровка авылыннан булачак тормыш иптәше Михаил белән таныша. 1958 елда алар никахлашып, зур һәм тату гаиләгә нигез салалар. Лаеклы ялга чыкканчы ветеран “Баланда” совхозында сыер савучы булып намуслы хезмәт куя. Бу авыл җирендә иң авыр хезмәтләрнең берсе була. Чөнки ул елларда сөт җитештерү эше тулысынча кул көчен таләп иткән. Бу авыр хезмәтне нәфис хатын-кызларның ничек башкаруларын хәтта күз алдына китерүе дә кыен.

Яшенә карамастан, Анастасия Никифоровна рухи яктан сау-сәламәт, оптимизмны югалтмый.

Башкарма комитет архивыннан фото

Бәйрәм көнендә Анищенколарның өендә балалары, оныклары һәм туганнары җыелды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов ветеранны котлап, күп еллар намуслы хезмәте өчен тирән рәхмәт сүзләре җиткерде.

– Хөрмәтле Анастасия Никифоровна, фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Сез нинди зур һәм катлаулы юл үткәнсез һәм бу 96 ел эчендә Сезнең өлешкә күпме сынаулар туры килгәнен күз алдына да китереп булмый.

Рәсми кунак туган көн иясенә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау телеграммасы, районнан бүләк тапшырды.

Ветеранны Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев та җылы тәбрикләде.


Нет комментариев