«Шашка һәм шахмат» түгәрәгендә балалар фикерләү сәләтен үстерәләр һәм дус булырга өйрәнәләр
Мәктәпләрдән хәбәрләр

«Шашка һәм шахмат» түгәрәгендә балалар фикерләү сәләтен үстерәләр һәм дус булырга өйрәнәләр

Владислав Мулеев җитәкчелегендәге «Шашка һәм шахмат» түгәрәгендә балалар вакытны кызыксынып һәм файда белән үткәрәләр.

Алар өчен өстәл уеннары мавыктыргыч шөгыль кенә түгел, ә характерның мөһим сыйфатларын үстерү өчен яхшы мөмкинлек тә булып тора.

Партияләр вакытында балалар алга бару юлларын санарга, игътибарлы, сабыр булырга һәм уйланылган карарлар кабул итәргә өйрәнәләр. Һәр уен игътибарлылык, вәзгыятьне анализлый белү һәм хәтта катлаулы хәлдән чыгу юлын табуны таләп итә. Әкренләп балалар ашыгыч карарларның һәрвакытта да җиңүгә китермәвен, ә уңыш еш кына уйланылган стратегиягә бәйле булуын аңлый башлыйлар.

Аралашу күнекмәләре дә мөһим. Түгәрәктә катнашучылар бер-берсенә ярдәм итәргә, җиңүләрне һәм җиңелүләрне тыныч кабул итәргә, көндәшне хөрмәт итәргә һәм һәр ситуациядә үзләрен лаеклы тотарга өйрәнәләр. Мөстәкыйльлеккә аерым игътибар бирелә. Бәхәсле моментларны балалар тыныч һәм низагсыз хәл итәргә тырышалар, олылар ярдәменнән башка бер-берсе белән сөйләшергә өйрәнәләр. Бу аларга уртак тел табарга, җаваплырак һәм үз көчләренә ышанычлырак булырга ярдәм итә.

Шахмат һәм шашка белән шөгыльләнү зур тәрбия кыйммәтенә ия. Алар фикер йөртүне, хәтерне, тырышлыкны һәм сабырлыкны үстерәләр, хаталардан курыкмаска һәм һәр партиядән нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Ә тагын түгәрәк фикердәшләр табарга, тәэсирләре белән уртаклашырга һәм вакытны дустанә атмосферада уздырырга мөмкин булган урынга әверелә. Монда бит җиңү генә түгел, ә процесс үзе дә мөһим — яңалыкка өйрәнү, үз күнекмәләреңне камилләштерү һәм үз уңышларыңа сөенү мөмкинлеге.

Фото Иске Тимошкино мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев