Күптән көтелгән бүләкләр, ниһаять, үз геройларын тапты!
Агымдагы елның гыйнварында бу актив һәм тату гаиләләр иңгә-иң куеп сынаулар үттеләр һәм ГТО нормативларын тапшырдылар. Катнашучыларга көч, чыдамлык, җитезлек һәм яхшы физик әзерлек күрсәтергә кирәк иде. Менә иң күңелле мизгел — лаеклы билгеләрне тантаналы тапшыру вакыты килеп җитте!
Гаилә спорты – ул үз көчеңне сынап карау мөмкинлеге генә түгел, ә бергә вакыт уздыру, бер-береңә ярдәм итү һәм балаларга лаеклы үрнәк күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Якын кешеләр булганда, теләсә нинди сынауларны җиңү күпкә җиңелрәк, ә уртак казанышлар тагын да кыйммәтлерәк була.
Бу гаиләләр актив тормыш рәвешенең буыннарны берләштерүче һәм яңа казанышларга рухландыручы яхшы гаилә традициясе була алуын исбатладылар.
Аларның ГТО хәрәкәтендә катнашуы – бердәмлекнең, үзара ярдәмләшүнең һәм спортка мәхәббәтнең ачык мисалы.
Фото ВФСК ГТО архивыннан.
Нет комментариев