Аксубайда Карл Маркс урамыннан Җиңү урамына чыгу тыела
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Карл Маркс урамыннан Җиңү урамына чыгу тыела

Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының 33 нче карары нигезендә Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә юл хәрәкәте схемасы үзгәртелде.

Карл Маркс урамында 3.2 “Хәрәкәт тыелган” билгесе урнаштырылган, ул Җиңү урамына керүне чикли.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлегенә әлеге участокта юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итү йөкләнде.

Машина йөртүчеләрдән хәрәкәт итү маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.


Нет комментариев