Аксубай 2 нче мәктәбенең «Мәктәп бизнесы старт» проектында катнашучы 7 нче сыйныф укучылары Казанның хәйрия ярминкәсендә бәйләнгән әйберләр сатты.
«Мәктәп бизнесы старт» проекты катнашучылары – Татарстан мәктәпләре вәкилләре үз продукцияләрен тәкъдим иткән ярминкә Казан Кидспейсы мәйданчыгында узды.
Аксубай мәктәбенең 7 а сыйныфы командасы ярминкәдә бәйләгән эшләнмәләр тәкъдим итте.
Алынган акчаның яртысын балалар хәйрия максатларына тапшырганнар, моннан зур шатлык алганнар.
Ә акциядә катнашучыларның үзләренә сертификатлар һәм татлы бүләкләр тапшырганнар.
Алда яшь эшкуарларны тагын бер сынау көтә – февральдә киләсе тур узачак, анда укучыларга бизнес-кейслар эшләргә кирәк булачак. Финалда апрель аенда билгеләнүче җиңүчеләр Мәскәүгә, Сколковога, алынган белемнәрне камилләштерү өчен барачак.
Фото: 2 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев