Аксубай районының авыл мәктәпләре укытучылары моңа практикада инаналар.
Бүген һәр мәктәптә театр булдыру белем бирүдә өстенлекле юнәлеш булып тора.
Россия Федерациясе мәгариф министры тарафыннан 2024 елга һәр мәктәптә театр булдыру бурычы билгеләнде. Ни өчен аңа шундый зур әһәмият бирелә соң?
–Мәктәп театры укучыларга гуманитар белем бирү планында да зур роль уйный, – дип сөйли Виталий Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбе директоры Раиль Шәрәфетдинов.
–Баланың мәнфәгатьләренә һәм үз-үзен тормышка ашыру ихтыяҗларына яраштырып, ул аңарда гүзәл хисләр тәрбияли һәм сәнгать зәвыгын формалаштыруда ярдәм итә. Эстетик тәрбия һәрвакыт Россия мәгарифенең беренчел бурычларыннан саналды.
«Матур хис – кеше абруеның шарты, – дип язган тәнкыйтьче Виссарион Белинский.
– Бу хистән башка гений юк, талант юк, акыл юк, бары бер зәгыйфь «аек акыл» гына кала. Эстетик хис – яхшылык һәм әхлаклылык нигезе ул».
Бала һәм үсмер яшьтә, гүзәл хисләрне уятырга сәләтле эстетик тәрбия ассоциаль тәртип профилактикасы булып тора. Чөнки театр иҗаты процессында берюлы сәнгатьнең берничә төре белән танышу бара.
Нәфис сүз, музыка, бию һәм сынлы сәнгать синтезы баланың иҗади потенциалын, аның хыялын һәм үз-үзен тотышын ачарга, курку, тартыну хисләреннән котылырга ярдәм итә.
Укучыларның театр сәнгате белән шөгыльләнүләрен күзәтеп, Иске Мокшино мәктәбе педагоглары моңа практикада инаналар.
Нет комментариев