Мәдәният учагында бәйрәм Туган телләр көненә багышланды
Соңгы яңалыклар

Мәдәният учагында бәйрәм Туган телләр көненә багышланды

Мюд поселогы мәдәният йорты хезмәткәрләре мөһим датаны игътибарсыз калдырмады

Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки бу торак пункт – райондагы милли составка бәйле иң уникаль пункт. Анда поселокка нигез салынганнан бирле төрле милләт вәкилләре: рус, татар, чуаш, мордва, мари, башкорт, удмурт, немецлар дус һәм тату яши...

Мәдәният йортында да Туган телләр көнен традицион бәйрәмгә әйләндерү гадәткә кергән.

– Без бу датаны бәйрәм итми булдыра алмыйбыз, аның максаты – тел һәм мәдәни күптөрлелекне яклау, – ди учреждение җитәкчесе Ольга Жукова. – Бу бәйрәм безнең төрле милләт вәкилләре яшәгән поселокка бик тә туры килеп тора.

1-7 нче сыйныф укучылары белән клуб хезмәткәрләре “Туган тел – безнең байлык” дигән танып-белү сәгате оештырдылар. Балаларны бәйрәм учреждениесе тарихы белән таныштырдылар, дөньяда күпме тел барлыгы һәм бүгенге көндә кайсыларының юкка чыгу куркынычы астында булуы турында сөйләделәр.

Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, туган телләрендә шигырьләр укыдылар. Чара азагында балалар туган тел – иң зур байлык һәм аңа мөмкин кадәр сакчыл карарга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.


Нет комментариев