Редакциягә Лаеш районының «Үзебезнекеләргә ярдәм» волонтерлар төркеме рәхмәт белән мөрәҗәгать итте.
–Яшеренү челтәрләре үрү өчен кирәкле станок өчен Аксубай районында яшәүче Сидоркин Валерий Леонтьевичка зур рәхмәт белдерәбез. Безнең районда 20дән артык яшеренү челтәрләре үрү пункты бар. Гомумән алганда, көнгә барлык нокталардан 25тән челтәр була. Әлеге яшеренү челтәрләре бездән барлык юнәлешләр буенча китә. Заявкалар хәтта Татарстан егетләре булмаган урыннардан да килә. Безнең яшеренү челтәрләренең Ватанны яклаучыларның гомерен һәм техниканы саклап калырга ярдәм итүе бик шәп. Валерий кебек ярдәмчел кешеләр булганда тагын да яхшырак! Бик зур рәхмәт сезгә, Валера. Ара ераклыгына карамастан, без бер команда булып эшлибез! Йөрәк кушуы буенча уртак эшкә үз өлешебезне кертәбез һәм үзебезнең Җиңү көнен якынайтабыз! Бик тиздән тыныч һәм матур илдә яши башларбыз дип ышанабыз!
Барыбызга да тыныч күк йөзе, сәламәтлек, игелекле эшләргә көч һәм илһам насыйп булсын!
Нет комментариев