1 апрельдән Россия Федерациясендә язгы чакыру кампаниясе башланды.
Рәсми мәгълүматлар буенча, 1 апрельдән 15 июльгә кадәр Россия Армиясе сафларына барлыгы 150 мең егет чакырылачак, Татарстаннан ашыгыч хәрби хезмәткә 3500 кеше чакырылачак. Шул исәптән язгы чакырылышта Аксубай районыннан кырыктан артык егет гаскәрләргә хезмәт итәргә китәчәк.
Солдат-срочникларны беренче озату апрель аена планлаштырылган, моңа кадәр булачак солдатлар медицина һәм чакырылыш комиссиясе тикшерүләрен узачак.
Нет комментариев