Аксубай китапханәсендә «Китапханәдә кич» чарасында яшь китап укучыларны квиз, осталык дәресләре, тамашалар көтте
«Китапханәдә кич» Бөтенроссия акциясе кысаларында җомга кич балалар китапханәсе үз ишекләрен гадәти булмаган вакытта: 18:00 сәгатьтә ачты.
Китаплар патшалыгында кич урнашты.
Яшь китап укучыларны, аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын китапханәнең һәр почмагында мавыктыргыч осталык дәресләре көтте. Гитара кыллары чиертте һәм аның аккордлары астында түбән сыйныф укучылары китапханәчеләр җитәкчелегендә ребуслар һәм башваткычлар чиштеләр. Дөрес чишелгән табышмак яисә ребус кәгазьдә өй төзү өчен «төзелеш материалы» булды.
Булачак йортның схемасын барысы да китапханәгә кергәндә алган. Шул рәвешле, кабинеттан кабинетка күчеп, китап бәйрәмендә катнашучылар үз йортларын «төзеделәр».
Шунысы яхшы – барлык викториналар һәм бәйгеләр гаилә темасы белән бәйле иде. «Җир йөзендә гаиләдән дә кыйммәтрәк нәрсә юк: әти, әни, балалар» – квиз, тамашалар, хәтта гаилә бүлмәсендә узган осталык дәресенең дә шигаре булды.
Уку залы бусагасын атлап кереп, барысы да көтмәгәндә Простоквашино геройларына эләктеләр, аларны анда Федор абыйлары өендә мәче Матроскин, Шарик һәм чын почтальон Печкин каршы алды. Ә телевизорда Федор абыйның әнисе җырлый иде! Балалар яраткан мультфильм геройлары белән шатланып фотога төштеләр. Үз йортларын «төзеп» бетергәч, балалар чираттагы кабинетка – фотозонага үттеләр, анда кысада үз образларын төшерделәр. Һәр залда аларны вазаларда яраткан конфетлары көтте.
– Әмма алдан әзерләнмичә мондый чараны үткәрү мөмкин түгел, – дидек без директор Ирина Телешевага. – Әлбәттә, безнең хезмәткәрләр тарафыннан зур әзерлек эше башкарылды, – дип билгеләп үтте Ирина Анатольевна. – Акция Гаилә елына багышланды, коллегаларымның җилкәсенә зур җаваплылык төште. Бу – темага туры килгән сценарийны эшләү дә, күргәзмәләрне бизәү дә, күзаллау материаллары һәм техник чаралар сайлау да. Чөнки акциянең бурычы – китапханәнең мәгълүмат алу үзәге статусын күтәрү түгел. «Китапханәдә кич» чарасының максаты – мөмкин кадәр күбрәк балаларны һәм яшьләрне китап укырга һәм китапка җәлеп итү. Һәм, әлбәттә, яшь китап укучыларның иҗади сәләтләрен аларның күзаллауларын киңәйтү юлы белән үстерү.
Ирина Анатольевна безне китап фестиваленең квизы тәмамланган залга чакырды. Барлык этапларны узган катнашучылар компьютерларда китапханәнең ИТ - белгече җитәкчелегендә 3D гаилә учагы – йорт проектын төзеделәр. Китапханә директоры безгә сер итеп анда йортның төп символы – китап яшеренгән булуы турында хәбәр итте. Ә китапта «Гаилә» дигән шифрлы сүз булачак.
Нет комментариев