Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кечесөнчәлеләрдән махсус хәрби операциядә катнашучыларга токмач

Кече Сөнчәле авылы халкы махсус хәрби операция зонасына якташларга җибәрү өчен токмач әзерлиләр.

Кулдан басып әзерләнгән токмачлы кайнар ашка һәркем дә шаттыр, мөгаен. Ә алгы сызыкта, нацизмга каршы көрәшүче солдатларга бу өйдән тәмле бүләк кебек. Йөрәк җылысын кушып әзерләнгән токмач, безнең сугышчыларга шатлык китерәчәк.

Кечесөнчәлеләр җирле мәдәният учагына йомырка, он алып килделәр һәм биредә аш бүлмәсе булдырдылар. Хатын-кызлар токмач камыры бастылар, җәйделәр һәм аны кул белән дә махсус аш бүлмәсе җайланмасы ярдәмендә дә кистеләр. Токмачны ике атна дәвамында киптерделәр һәм тартмаларга тутырдылар – 25 контейнер килеп чыкты.

– Безнең ата-бабаларыбыз элек-электән тату яшәгәннәр, эшләрне бергәләп башкарганнар, шатлыкларны да бергәләп уртаклашканнар. Моны бүген дә күзәтергә мөмкин, – дип белдерде авыл клубы методисты Вера Уканеева. – Күпләр сугышчыларга ярдәм итү теләге белән яналар, хәтта башка авыллардан да безгә мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән авыл кешеләре акча да алып киләләр, күчерәләр дә. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә. Зоя Ивановна Захарова сугышчылар өчен эчке киемнәр тегә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев