Исәпкә алуның өч ысулы – теләсә кайсысын сайла
Соңгы яңалыклар

Исәпкә алуның өч ысулы – теләсә кайсысын сайла

2021 елгы халык санын исәпкә алу бик күп яңалыкларны үз эченә алачак.

Халык җанисәпне – бланклар һәм документлар белән бәйле катгый рәсми чара итеп аңлый. Бу җәһәттән 2021 ел башкача якын килүне вәгъдә итә.

Быел барысы да башкача булачак: исәпкә алу кампаниясе яңа цифрлы форматта узачак. Бу хакта Аксубай статистика бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Лидия Иванова сөйли.

– Халык санын алуда гражданнарга өч ысул белән катнашырга мөмкин. Беренче очракта – 1-22 сентябрь көннәрендә теләсә кайсы уңайлы вакытта «Дәүләт хезмәтләре» порталында мөстәкыйль рәвештә язылырга мөмкин. Бу – алда торган җанисәпнең төп яңалыгы.

– Бу процедура ничек үтәлә?

– Халык санын алуда катнашырга карар кылганда, беренче эш итеп, «Дәүләт хезмәтләре» порталында яки аның мобиль кушымтасында авторизацияләнергә кирәк. Алга таба хисап язмасының статусын тикшерергә – стандартмы яки расланганмы. Әгәр моның белән барысы да тәртиптә булса, «Халык санын алуда катнашу» сылтамасы буенча күчәргә кирәк.

2021 елның апрелендә бу язма иң күренекле урында торачак. Алга таба респондентка бары тик килеп чыккан искәрмәләрне үтәргә һәм кирәкле кырларны тутырырга гына калачак. Анкетада барлыгы 30 сорау бар. Аны өлешләп тутырырга, тәнәфесләр ясарга, документны черновик кебек саклап калырга мөмкин. «Җибәрергә» төймәсенә баскач, респондент раслау кодын алачак. Бу кодны исәпкә алучыга күрсәтергә кирәк булачак.

Икенче ысул – өйдә исәпкә алучының сорауларына җавап бирү. Барлык мәгълүматлар да электрон планшетларга кертеләчәк.

Өченчесе – исәпкә алу участогына килергә. Гражданнарга уңайлы булсын өчен исәпкә алу участоклары шулай ук КФҮ биналарында оештырылачак.

– Район халкына исәпкә алучыны ничек белергә?

– Халык санын алу вакытында бөтен ил буенча 300 меңнән артык исәпкә алучы эшләячәк. Аксубай муниципаль районында – 70 кеше. Сентябрь дәвамында алар һәр йортны һәм һәр фатирны йөреп чыгачак. Исәпкә алучыны белү кыен түгел. Аларның жилеттан булачак, муенында – зәңгәр шарф. Кулда яки җилкәдә – «Бөтенроссия халык санын алу 2021» дигән язу белән зәңгәр портфель булачак. Ә тагын исәпкә алучының электрон планшеты булачак. Иң мөһиме, аның үзе белән таныклыгы һәм паспорты булачак.

 

Фото: Лидия Иванованың шәхси архивыннан


Нет комментариев