Җирле хакимият органы утырышында катнашучылар махсус хәрби операция зонасында һәлак булган өлкән лейтенант Айдов Алексей Витальевичны бер минут тынлык белән искә алдылар
2023 елда башкарылган эшләр турында чыгыш ясар алдыннан, совет башлыгы Надежда Айдова Ватанның лаеклы сакчыларын тәрбияләп үстергән хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләренә рәхмәт белдерде.
– Без алар белән һәрвакыт элемтәдә, аларны кайгырту һәм игътибар белән әйләндереп алырга тырышабыз, – диде ул. – Җирлек составына кергән Иске Үзи, Яңа Мокшино авыллары, Яңа Баланда поселогы халкы да махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм күрсәтә. Махсус хәрби операция зонасына зону 100 пар җылы оекбаш, хуҗалыкта җитештерелгән азык-төлек, киемнәр сатып алуга акча, яшеренү челтәрләре озаттык. Һәркемгә рәхмәт!
Җирлек башлыгы хисап чыгышында җыелышта катнашучыларга узган елда тотылган үзара салым акчалары турындагы мәгълүматны җиткерде. Кышын юлларны карап тотуга, вак таш сатып алуга, урамнарны яктыртуга, төзекләндерүгә киткән чыгымнардан тыш, үзара салым акчасына скважина өчен насос, янгын сүндерү җайланмалары, тракторга асылма җиһаз сатып алынган һәм Яңа Баландада кое борауланган.
Иске Үзи мәдәният йорты территориясендә балалар уен мәйданчыгы урнаштырылган. Дәүләт программасы буенча фонтан белән ял зонасы төзелгән. Иганәче Геннадий Петрушков ярдәме белән җәмәгать киңлекләрен чәчәк түтәлләре белән бизәгәннәр.
Салымнар буенча бюджет үтәлеше 114 процент тәшкил иткән.
Җирлек территориясендә В.И. Айдов һәм Н.А. Кузьмин КФХлары эшли. С.А Кузьминның теплица хуҗалыгында кыяр-помидор үстерелә.
Җирлектә 263 шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Нотыкчы ассызыклаганча, төп бурычларның берсе – крестьян хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр санын арттыру. Сөт җыючылар Равил Гатин һәм «Экопродукт» сатып алынган чимал өчен вакытында исәп-хисап ясый.
Мәдәният учагы һәм китапханә хезмәткәрләре үз чыгышлары белән авыл кешеләренең көндәлек тормышын бизи. Халыкларның милли үзенчәлекләрен саклап калу максатыннан алар яшь буынны үзешчән сәнгатькә җәлеп итәләр, аларда милләтара мөнәсәбәтләр культурасын тәрбиялиләр.
Җирле гыйбадәтханәләр авыл кешеләренең дини үсешенә зур өлеш кертә.
Мәгариф өлкәсендә дә кзанышлар бар. Ветеран-мөгаллим Аркадий Михайлов «Иске Үзи – кече ватаным» китабы өчен – Спиридон Яндуш медаленә, тарих укытучысы Борис Захаров – «ТРда фидакарь хезмәт өчен» медаленә, мәктәп директоры Любовь Гаврилова – «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесенә, укытучы Елена Титова ТРның Мактау грамотасына лаек булган.
Иске Үзи авыл җирлеге әйләнә-тирә мохиткә аерым мөнәсәбәт белән аерылып тора. Узган ел бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм битараф булмаган кешеләр Яңа Мокшино янындагы Изге Чишмәне төзекләндерү буенча зур эш башкарганнар. Бу эштә Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин иганәче булган.
Җирлек шулай ук чишмәне капиталь ремонтлауга грант откан.
Җыенда катнашучылар, ниһаять, 2024 елда Яңа Баланданы Яңа Мокшино белән тоташтырачак юл төзелеп бетәчәге турындагы яңалыкны сөенеп кабул иттеләр.
–Илкүләм проектлар һәм республика программалары ярдәмендә безнең җирлек елдан-ел матурая бара, – дип белдерде җирлек башлыгы. – Әйдәгез, район һәм республика, Илебез алга таба да чәчәк атсын өчен мартта Президент сайлауларында һәм сентябрьдә республиканың Дәүләт Советы сайлауларында катнашыйк.
Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җирле үзидарә эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Нет комментариев