Ике мәсьәләне хәл ителмәгән килеш кала
Соңгы яңалыклар

Ике мәсьәләне хәл ителмәгән килеш кала

Сөнчәле авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы халыкның актив катнашында узды

Ел дәвамында башкарылган эшләр турындагы хисап доклады белән муниципаль берәмлек җитәкчесе Ирина Крайнова чыгыш ясады.

Җирлек территориясендә 562 кеше яши, шуларның 336сы – эшкә сәләтле, 135 пенсионер, 18 яшькәчә 91 бала бар. Хисап елында җиде кеше үлгән, 4 сабый дөньяга килгән.

– Хисап елында җирлек территориясендә яшәүчеләр күтәргән мәсьәләләрне район җитәкчелеге һәм халык ярдәмендә уңышлы хәл итә алдык, – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы. Әмма ике зур проблема елдан-ел хәл ителмәгән булып кала бирә: Сөнчәле авыл мәдәният йорты бинасының җимерек хәлдә булуы һәм Кече Сөнчәлегә кадәр начар юллар. Урамнарны яктырту җайга салынды: җирлек составына кергән авылларда 58 энергияне янга калдыра торган лампалар яна.
Урыннарда халыкның тормыш сыйфатын реаль яхшыртуга җәлеп итүнең нәтиҗәле коралы булып үзара салым программасы тора. 2023 елда һәр кешедән 500 сум җыйганнар.

2023 елда һәр кешедән 500әр сум үзара салым акчасы җыйганнар. Гомуми сумма – 186 000 сум тәшкил иткән һәм республикадан финансланган акчаны да кушып, үзара салым акчасы хисабына халык һәм җирлек көче белән торак пунктлар урамнарына вак таш җәйгәннәр, Сөлчә елгасы аша кичү төзекләндергәннәр, урамнарны яктырту системасын агымдагы ремонтлауга тотканнар, су башнясын буяганнар, территорияне үләннәрдән чаптырганнар, кышын юлларны карап тотуга юнәлткәннәр. 2024 елда үзара салым акчасына авыл территорияләрен төзекләндерү һәм юлларны ремонтлау планлаштырыла.

Халыкның эш белән мәшгульлеген «Аксу-Агро» АФ һәм күршедәге нефть кампанияләре тәэмин итә. 193 шәхси ярдәмче хуҗалык, ике КФХ уңышлы эшли. 413 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 204 сыер. Катлаулы, корылык ел булуга кармастан, авыл кешеләре маллар баш санын саклап кына калмаган, ә арттырган да. Хисап чорында халыктан 12 553 405 сумга якын 449134 литр сөт җыеп сатылган, 3 млн. сумнан артыкка терлекчелек продукциясе җитештерелгән һәм сатылган.

Сыер асраучылар 759 800 сум субсидия алган.

Ел дәвамында торак пунктларны, чишмәне төзекләндерү, зиратлар территорияләрен тәртиптә тоту, чүплекләрне бетерү буенча эш алып барылган.

 


Нет комментариев