Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм башланыр алдыннан үзәк мәйданда Һава-десант гаскәрләре сугышчылары истәлегенә һәйкәл ачылды
Әлеге мемориалны булдыру инициативасы белән «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин чыгыш ясады.
Аны якташларыбыз – төзелеш компаниясе генераль директоры 76 нчы Гвардия дивизиясе разведка ротасының элеккеге десантчысы Константин Николаев һәм 34 нче аерым оператив бригаданың элеккеге гвардиячесе Газинур Сыраев тормышка ашырдылар.
Монумент сугышчан туганлык көчен, Ватанга мәхәббәт көчен чагылдыра һәм яшь буынны патриотик тәрбияләүгә өлеш кертә.
Һәйкәлне торгызу эше ел ярым дәвамында көзен дә, язын да, начар һава шартларында да барды. Төзелеш эшләренә Федор Николаев җитәкчелек итте.
Ачылу тантанасында «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасының сугыш ветераннары катнашты. Һәйкәлне оештыручыларга район башлыгы Камил Гилманов рәхмәт белдерде.
– Сез үзегезнең кече ватаныгызда бу мемориалны торгызып кына калмадыгыз, махсус хәрби операция зонасында безнең сугышчыларга гуманитар ярдәм дә күрсәтәсез. Сез – Ватаныбызның чын патриотлары! – диде ул.
ТР спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән җыелучыларны тәбрикләде. Мемориал төзегән өчен рәхмәт сүзләрен Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, «Ватанга хезмәт итәм» сугыш ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Виталий Маркин белдерделәр.
Сугышчы ветераннарны республика иҗтимагый оешмасының медальләре белән бүләкләү тантанасы булды. Бу бүләкләрне һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын Федор Николаев, Константин Николаев һәм Мансур Сыраев алды.
Символик ал тасма киселде, обелисктан җәймә төшерелде.
Моннан соң Һава-десант гаскәрләре сугышчыларына багышланган һәйкәл элеккеге десантчыларның җыелу, каһарман ир-егетләрне искә алу урыны булып хезмәт итәчәк, анда балаларга десантчы хезмәтенең нинди булуы турында сөйләячәкләр. Һава-десант гаскәрләре сугышчыларына багышланган «Бездән башка беркем дә» архитектура композициясе Константин Николаев проекты буенча төзелгән. Мемориал төзүнең гомуми суммасы 5 млн. 800 мең сум тәшкил иткән.
Композициянең үзәк өлешендә 3D самолетлар фигурасы, йолдыз һәм парашют гөмбәзе. Алар күгәрми торган корычтан ясалган, дугалы сварка белән тоташтырылган. Алтын катламның тәэсиренә заманча технология аркасында ирешелгән: фигуралар ион-дугалы парлануның вакуум җайланмасында титан нитриды белән капланган. Әлеге конструкция 3 миллион сумга төшкән. Экранның бәясе – 280 мең сум.
Эшләр башланганчы мемориал төзү өчен бирелгән территориядә инженер эзләнү эшләре үткәрелгән, аннары архитектура-төзелеш проектлау һәм төзелеш башланган. Эшләр катгый рәвештә Төзелеш нормаларына һәм кагыйдәләренә туры китереп башкарылган.
Мәйданчык арматура белән беркетелгән бетон нигездән тора, шул ук вакытта иң яхшы сыйфатлы чыгым материаллары файдаланылган.
Бу объектка зур финанс чыгымнары гына түгел, ә туган якларын шулкадәр яраткан һәм аны чәчәк аткан итеп күрергә теләгән кешеләрнең җан өлешләре дә салынган, ә яшь буын алар үрнәгендә лаеклы, патриотизм рухында тәрбияләнергә тиеш.
Корылма озак елларга төзелгән, аңа яңгыр да, кар да куркыныч түгел. Аксубайлыларга чын йөрәктән бүләк ителгәнне сакларга гына кала.
Нет комментариев