Район Советында социаль контрактлар программасы кысаларында бизнес-проектларны карау буенча комиссиянең планлы утырышы булды.
Комиссия эшендә Башкарма хакимият органнары, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре катнашты.
Тикшерүгә үз эшен ачарга ниятләгән гражданнардан өч гариза кертелде. Утырышта катнашучылар тәкъдим ителгән техник-икътисадый нигезләмәләрне җентекләп өйрәнделәр, проектларның файдалылыгын, район өчен аларның социаль әһәмиятен бәяләделәр. Утырышта катнашучылар барлык бизнес-планнар буенча уңай карарлар кабул иттеләр. Нәтиҗәдә социаль контрактлар ярдәмендә районда техниканы ремонтлау һәм металл конструкцияләр ясау буенча күпфункцияле остаханә, җиһазлар җитештерү предприятиесе барлыкка киләчәк, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә ярдәм күрсәтеләчәк.
Нет комментариев