Ни өчен тәрбия – канунга караганда куәтлерәк корал, һәм безнең районда башкарылган эшләр турында без коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова белән сөйләштек.
– Эльмира Җәүдәтовна, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне якынлаша, бу көнгә районда нинди чаралар үткәрү планлаштырыла?
– Район башлыгы күрсәтмәсе белән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар планы расланды, анда күп санлы мәгърифәт чаралары планлаштырылган. Коррупцияне кисәтү төрле юнәлешләр буенча алып барыла: уку биналары җитәкчеләре белән эшлекле очрашулар, муниципаль хезмәткәрләр өчен инструктажлар һәм җыелышларда ата-аналар белән аңлату эшләре. Шулай ук халык белән социологик сораштырулар үткәрәбез. Сүз уңаеннан, сораштырулар районыбызның рәсми сайтында «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә «Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру» өстәмә битендә урнаштырыла һәм анда һәр кеше катнаша ала.
– Мондый очрашулардан файда бармы?
– Файдасы шунда ки, очрашулар белем генә түгел, ә гамәлләрнең әзер алгоритмнарын бирә. Кеше шикле тәкъдимне ничек танырга, әдәпле итеп, ләкин катгый рәвештә баш тартуның һәм алга таба нишләргә икәнен аңлый. Бу хокук бозуга тартылу куркынычын киметә.
– Сез «коррупциягә каршы тәрбия» төшенчәсенә нәрсәләр кертәсез? Бу законнар турында лекцияләр генә түгелме?
– Һичшиксез – алай гына түгел. Лекция тәмамлана, һәм бер атнадан соң хәтердә бик аз нәрсә кала. Тәрбия ул – тотрыклы кагыйдәләр һәм гадәтләр формалаштыру: ике мәгънәле ситуациядә «юк» дип әйтү, хәтта «тизләтү» вәсвәсәсе булганда да кагыйдәләр буенча эш итү, мәнфәгатьләр конфликты белән аны яшерергә түгел, ә идарә итәргә кирәклеген аңлау. Муниципаль хезмәткәрләр өчен бу типик ситуацияләрне ачыклау, укыту. Укучылар өчен – катлаулы теманы үз эченә алган ятланмый торган уен һәм иҗади форматлар. Ата-аналар һәм халык өчен – көнкүреш ситуацияләрендә дә һәркем сайлау ясый алган: инспекторга «бүләк» бирергәме яки кагыйдәләр буенча процедура узаргамы дигән гадел сөйләшү.
– Коррупцияне бетерү өчен җәмгыятьне, барыннан да элек, үсеп килүче буынны тәрбияләргә кирәк, диләр? Укучылар белән сез нинди чаралар үткәрергә планлаштырасыз?
– Без коррупциягә каршы юнәлештәге конкурсларның муниципаль этабын уздырдык инде – бу «Бел һәм рөхсәт итмә!» плакатлар һәм видеороликларның иҗади бәйгесе. Берничә мәктәптә «Без коррупциягә каршы» интеллектуаль уеннар оештырылды. Барлык мәктәпләрдә, авыл мәдәният йортларында һәм китапханәләрдә коррупциягә каршы юнәлештәге чаралар планлаштырылган, аларны үткәрү яшүсмерләрнең хокукый грамоталылыгын күтәрүгә ярдәм итә, өлкән сыйныф укучылары аңында җәмгыятьтә үз-үзеңне тотуның законнарны үтәү моделен формалаштырырга мөмкинлек бирә. Ел саен район оешмалары арасында «Без коррупциягә каршы» дип аталган КВН үткәрәбез.
– КВН– уен һәм шундый җитди тема бергә ярашамы?
– Бик яхшы яраша, һәм бу, мөгаен, иң тере форматтыр. Юмор конкрет кешеләрне атамыйча, бозыклык турында сөйләргә мөмкинлек бирә, һәм шул ук вакытта фикерне теләсә нинди лекциядән тирәнрәк «җиткерә». Команда «кагыйдәләрдән тыш килешергә омтылу» күренешен уйнаганда һәм зал көлгәндә, көлү белән бергә залда болай эшләү мәгънәсез һәм ямьсез, дигән кагыйдә беркетелә.
Форсаттан файдаланып, халыкны район оешмалары арасында үткәреләчәк «Без коррупциягә каршы» дип аталган район КВН командалары конкурсына чакырасым килә, ул 27 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак.
– Гади гражданин нәрсә эшли ала, чөнки коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге барлык законнарны ул белмәскә дә мөмкин, һәм ничек гади кешегә коррупция җинаятьләренең корбаны булмаска?
–Коррупция өлкәсендәге законнар турында күп нәрсә белергә кирәк тә түгел, чөнки теләсә кайсы вазыйфаи зат яки гражданин ришвәт алырга һәм бирергә ярамавын, үзең өчен файда алу максатында яисә дәүләткә зыян китерү очрагында хезмәт урыныннан явызларча файдаланырга ярамавын яхшы аңлый.
Балалар өчен төп сабак – намуслылык. Шуны аңлатырга кирәк, «хәйләкәр» юллар һәм «блат» һәрвакыт начар тәмамлана. Асылда, коррупциягә каршы көрәш – ул көнкүрештә намуслылык кына: чиратсыз керергә тырышмаска һәм белешмә өчен ришвәт бирмәскә.
Һәр кеше, мәсәлән, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү белән юл хезмәткәренә ришвәт бирү арасында сайлаганда, иртәгә шул ук хезмәткәрнең исерек йөртүчене җибәрәчәген, ә ул исә кемнеңдер гомерен өзәчәген истә тотарга тиеш. Ә рәхмәткә өйрәнгән табиб исә авыр хәлдәге, аз керемле пациентка ярдәм итмәячәк. Менә нәрсәләрне без беренче чиратта истә тотарга һәм аңларга тиешбез.
– Һәм ахырда, риторик сорау: без, ниһаять, кайчан коррупцияне җиңәчәкбез?
– Тулысынча, мөгаен, беркайчан да. Моның өчен яңа кеше токымын чыгарырга туры килер иде. Гади генә итеп, коррупцияне дәүләтнең үсә алуына һәм гражданнарның ришвәтсез мул яшәвенә мөмкинлек бирә торган дәрәҗәгә кадәр киметергә тырышырга кирәк, әхлакның һәм әхлакый кыйммәтләрнең өстенлеген кайтарырга. Һәм бу һәрберебезгә бәйле. Әгәр һәрберебез үз җаваплылык зонасында гадел юл сайласа – коррупциягә нигез калмаячак.
Нет комментариев