«Ак сувенир» тегү остаханәсендә инде бәйрәм алды кәефе хөкем сөрә.
Тегү остаханәсендә инде бәйрәм алды кәефе хөкем сөрә.
Әниләр көне алдыннан балалар белгеч җитәкчелегендә иң кадерле кешеләренә — әниләренә бүләкләр әзерләргә керештеләр. Бу юлы алар кухняда һичшиксез кирәк булачак якты һәм практик тоткычлар тегәләр.
Бүләкләр өстендә эшләү аеруча тырышлык белән бара. Балалар тукыма белән эш итәргә өйрәнәләр, тегү күнекмәләрен үзләштерәләр, материаллар сайлыйлар һәм һәр җөйне күзәтәләр. Алар өчен бу иҗади эш кенә түгел, фантазия, сабырлык һәм мөстәкыйльлек күрсәтү мөмкинлеге дә. Шулай ук – үз кулларың белән ниндер файдалы әйбер эшләү.

Әлбәттә, һәр эшләнмәдә балалар кайгыртуының һәм мәхәббәтенең бер өлеше булачак. Бәлки, кайдадыр җөйләр бик үк тигез килеп чыкмаска да мөмкин, ә детальләр уйланмадан аерылып торадыр, ләкин мондый бүләкләрнең аерым кыйммәте нәкъ менә шунда да инде. Чөнки әниләр өчен эшләнмә генә түгел, ә игътибар, тырышлык һәм чын күңелдән сөендерү теләге мөһим.
Мондый дәресләр балаларга үзләренең сәләтләрен ачарга ярдәм итә, пөхтә һәм тырыш булырга өйрәтә, ә иң мөһиме — якыннарыңа үз хисләреңне сүзләр белән генә түгел, ә яхшы гамәлләр аша да җиткерүнең мөһимлеген искәртә.
Тиздән әниләр җылылык һәм мәхәббәт белән тудырылган гадәти булмаган бүләкләр алачаклар. Һәм мондый һәр тоткыч өйдә файдалы әйбер генә түгел, ә күңел тылысы салынган иң кыйммәтле бүләк булуын искәртеп трачак.
Фото «Нежность» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге архивыннан.
Нет комментариев