Район вәкилләре республика башкаласында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.
Алар арасында авыл хуҗалыгы формированиеләре, авыл җирлекләре, эшмәкәрләр, шәхси хуҗалык алып баручылар бар иде. Алар шәһәрлеләргә яшелчәләр, бал, тозлы ризыклар, ит һәм ит продукцияләре, сөт алып килделәр.

Аксубай продукциясен казанлылар актив сатып алды, аларның сыйфатын югары бәяләде. Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең җырлары белән ярминкәдә катнашучылар өчен бәйрәм кәефе тудырдылар.

Аксубай ярминкә мәйданына Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов килде. Ул сәүдәне оештыруны югары бәяләде.
Фото икътисад бүлеге архивыннан.
Нет комментариев