Аксубай районы Башкарма комитетының архив бүлеге Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан ел саен үткәрелә торган грант ярдәме конкурсында җиңүче булды.
Быел конкурс республика архив хезмәтенең 108 еллыгына багышланды. Безнең район «Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын популярлаштыру һәм куллану проектларына ярдәм» номинациясендә җиңү яулады.
Конкурс йомгаклары буенча архив бүлеге җиңүче Дипломы һәм заманча интерактив җиһазлар алуга сертификат белән бүләкләнде. Якын арада эш процесслары интерактив экранлы мәгълүмати өстәл белән тулыланачак. Бу белгечләргә уникаль тарихи документларны цифрлы форматка күчерергә һәм аларны киң даирә тикшеренүчеләр һәм район халкы өчен ачык итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Хәзер районыбызны өйрәнүчеләрнең иң заманча цифрлы технологияләрне кулланып, туган як тарихын өйрәнү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Нет комментариев