Район басмасының «Ял пурнăçӗ» чуаш дубляжы газетасы тарихы Ольга Атряскина исеме белән тыгыз бәйләнгән.

Бу көнне ул якыннарыннан, хакимият вәкилләреннән һәм рәхмәтле укучыларыннан җылы котлау сүзләре һәм ихлас теләкләр кабул итте.
Ольга Сергеевнаның туган көнендә аның янына район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов һәм Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Горбунов килде.
– Үз вакытында газетага ике дистә елга якын гомерегезне биргәнегез, район тарихын язганыгыз өчен рәхмәт сезгә, – дип билгеләп үтте Алексей Тимирясов, юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм районнан истәлекле бүләк тапшырып. – Сез бәхетле кеше, чөнки тормыш эшегезне кызыгыз Ирина Крюкова дәвам итте, ул да район журналистикасына зур өлеш кертте.
Ольга Сергеевна район газетасы редакциясенә Аксубай педучилищесын һәм Укытучылар институтын (педагогик югары уку йортлары 40-50 нче елларда шулай дип йөртелгән) тәмамлап килә. Укытучылык практикасыннан соң ул 17 ел район газетасының чуаш телендә чыга торган дубляж басмасын җитәкли, яшь хезмәттәшләре өчен чын остаз була.
Мәктәп аңа тәҗрибә генә түгел, йөзләгән рәхмәтле укучылар да бүләк иткән. Әлегә кадәр бәйрәмнәр алдыннан Ольга Сергеевнага илнең барлык почмакларыннан котлау открыткалары һәм телеграммалар килеп тора. Ул үзе белем биргән һәр укучысының исемен, редакциядә бергә эшләгән барлык хезмәттәшләрен, авыл хәбәрчеләрен дә хәтерли.
Ольга Атряскинаның тормышы – үз эшенә булган чиксез тугрылык, эчке көч һәм зирәклек үрнәге. Район газетасы аның тарихын шундый кешеләр язуы белән горурлана.
Нет комментариев