Каты көнкүреш калдыклары белән шыплап тулган контейнерлар – шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә яз килүен белдергән билге
Кыштан соң йорт яны территорияләрен җыештырып, халык чүп-чардан арына. Һәм көнкүреш калдыкларыннан гына да түгел, еш кына, сабакларны контейнерлар белән янәшә өеп, киселгән куак ботакларыннан да.
Чүп мәсьәләсе эшлекле дүшәмбедә төп тема булды.
– Яз – җыештыру вакыты икәнен аңларга кирәк. Әлбәттә, контейнерлар һәм шулай ук мәйданчыклар да чүп белән тулып ташкан. Мохтаҗлык булганда – чүп чыгаруны көнгә бер генә түгел, ә ике-өч тапкыр оештырырга кирәк, – дигән дәгъва белдерде район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин «Гринта» төбәк операторы вәкиленә.
Безнең хәбәрче Аксубайның берьюлы берничә урамын йөреп чыкты, бистә үзәгенә якын урамнарда контейнерлар тирәсендә чисталык һәм тәртип хөкем сөрүен билгеләде, гәрчә ял көннәрендә биредә картина бөтенләй башкача булса да. Урамнар һәм тыкырыклар турында ни әйтәсең?
Контейнерларның берсе янында без каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча төбәк операторы вәкилен очраттык, ул да шулай ук, без журналистлар кебек үк, шул ук сәбәп буенча йөргән булса кирәк.
– Чүпне график буенча чыгарабыз, бездә барысы да теркәлә, һәр контейнерны хисап өчен фотога төшерәбез, – диде Ринат.
Мазилин һәм Карл Маркс урамнары чатында бер мәйданчыкта берьюлы түбәсенә кадәр чүп белән тулган һәм янәшәдә пакетларга тутырылган чүп-чар өеме яткан биш каты көнкүреш калдыклары контейнеры тора.
Фотоаппарат белән журналистны күргән ир-ат, кулындагы чүп пакетын башкалары янына куйгач, акланырга ашыкты:
– Ә чүпне кая куярга соң? Фатирда саклап булмый бит инде.
Янәшәдән узып баручы пенсионер ханым да аны хуплап, үз фикерен белдерде.
– Безнең бөтен тирәлеккә бу биш контейнер – бирегә күп фатирлы йортларда яшәүчеләр дә, каршы яктагы шәхси йортлардан да, Карл Маркс урамыннан да, Мазилин урамы белән тоташкан тыкрыклардан да чүп-чарны китерәләр. Халык бит каты көнкүреш калдыклары өчен акча түли, шуның өчен ташый да. Бездә чүпне еш алып китмиләр, кичә менә җыеп алмадылар. Елның теләсә кайсы вакытында бу контейнерлар шыплап тулган була, – дип зарланып сөйләде хатын-кыз.
Чүп-чарны чыгару графигы турында ишеттегезме, дип кызыксындым. Иңбашларын җыерып: безгә графикмы, түгелме, бары тик алып кына китсеннәр, дигән фикерен белдерде ул.
Шулай булгач, чүп-чар чыгару графигы бармы, юкмы, бу мәсьәлә бистә халкын аз борчый. Алар өчен җыештыру факты мөһим, чөнки чүп-чар күп, көннәр җылына бара, контейнерларда антисанитария. Бу графикны, яз һәм көз көннәрендә чүп-чар күп була торган авыл районына йөз тотып, яңадан карап чыгарга мөмкин. Өстәвенә, халыкны да, төбәк операторын да бистәдәге чисталык кызыксындыра.
Нет комментариев