Урмандеево авылында «Урманны саклыйк» акциясе кысаларында күптән түгел төзекләндерелгән чишмәне яшелләндерү буенча экологик инициатива узды.
Чишмә авыл кешесе Алексей Кондратьев инициативасы һәм турыдан-туры аның җитәкчелеге белән төзекләндерелгән. Чарада Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективлары, Валерий Николаев җитәкчелегендәге Урмандеево авыл җирлеге Советы вәкилләре, укытучы Татьяна Романова җитәкчелегендәге Савгач мәктәбе укучылары, шулай ук Полина Мулеева рәислегендә «Алдынгылар хәрәкәте»нең беренчел бүлекчәсе активистлары катнашты.
Өлкәннәр дә, яшьләр дә бердәм һәм күтәренке кәеф белән эшләделәр, 175 төп нарат, спирея һәм миләш үсентеләре утырттылар.
Чишмә янында агач утыртуның гамәли әһәмияте зур. Агачлар – төзекләндерү кысаларында кешеләр кулы, техника белән башкарылган эшләргә матур өстәмә генә түгел. Яшел утыртмалар ярларның эрозиясен һәм юылуын булдырмый, чыганак тирәсендәге грунтны ышанычлы ныгыта.
Нет комментариев