Аксубай ветераннары элек кышны ничек озатуларын искә алдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераннары элек кышны ничек озатуларын искә алдылар

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар кысаларында Федоровка интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар, элек кышны ничек озатуларын һәм язны ничек каршы улауларын искә алу өчен, зур һәм кызыклы бәйрәмгә җыелдылар.

Чарада катнашучылар бу бәйрәмнең тарихы һәм йолалары турында сөйләштеләр. Руслар – Май чабуны, көнчыгыш халыклары – Нәүрүзне, ә славян халыклары – Тургай көнен бер максат – елның мул уңыш алып килүенә өмет белән бәйрәм иткәннәр.

Бәйрәм программасы бай иде: социаль хезмәтләр алучылар учреждение хезмәткәрләре белән  бергә җырлар җырладылар, биеделәр, аркан тартыштылар, тәмле коймак белән чәй эчтеләр.


Нет комментариев