Аксубай районында хәрби-кыр җыеннарына старт бирелде.
Традиция буенча Кәкре Күл авылы янында палата лагере урнашты. Җыеннар кураторы Юрий Мишин хәбәр иткәнчә, гомуми белем бирү мәктәпләреннән 50 яшүсмер биш тәүлек дәвамында яшь сугышчы курсларын узачак.
Балалар белән Аксубай районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров һәм запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов очрашты. Алар «яшь сугышчы мәктәбе»н узган егетләр армиядә Аксубайны лаеклы тәкъдим итәрләр, дигән ышаныч белдерделәр.
Егетләр хәрби устав буенча яшәячәк, физик һәм тактик әзерлек узачак, беренче ярдәм күрсәтергә һәм каршылыклар полосаларын узарга өйрәнәчәк.
Фото: район мәгариф бүлеге архивыннан.
Нет комментариев