Аксубай районында юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз үлгән, 8 яшьлек кызчык республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган 
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз үлгән, 8 яшьлек кызчык республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган 

Кичә Чистай-Аксубай-Нурлат трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыга.

Кармәт урманында “Шевроле” һәм “Тайота” машиналары бәрелешә. 

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, “Шевроле” йөртүчесе борылышка “сыешмый”, зур тизлек аны каршы як полосага ташлый, анда автомобиль уң ягы белән “Тайота”га килеп бәрелә. 

Юл-транспорт һәлакәте урынында машина йөртүченең 51 яшьлек әнисе үлә, 8 яшьлек сеңлесе аңсыз хәлдә республика балалар клиник хастаханәсенә озатыла. “Тайота” пассажиры да зыян күргән - медиклар аның сул кул чугы сынуын һәм күкрәк читлеге җәрәхәтләнүен диагностикалаган. 

“Шевроле” машина йөртүчесе дә зыян күргән. 

ЮХИДИ машина йөртүчеләрне юлларда үтә сак һәм игътибарлы булырга һәм сезне өйдә көтүләрен истән чыграмаска чакыра.


Нет комментариев